45кг авырлык категориясендә
Быел иң абруйлы ярышлар узды - Россия беренчелеге, алар тарихта иң күп санлы булды. Ярышларда Россиянең 49 төбәгеннән 764 спортчы катнашты.
Гомумкоманда зачетында Татарстан командасы, РСО-Алания командасыннан калышып, 2 нче мактаулы урынны алды.
Әгерҗе районы егете Гыйләҗев Илгиз 45кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады.