Район инспекторлары массакүләм рейдка чыгачак

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Рейд 27 мартта узачак


27 март көнне Әгерҗе районы территориясендә "Тоннель" машина йөртүчеләрен массакүләм тикшерү чаралары узачак.

Акциягә күпсанлы шәхси состав җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Әгерҗе районы буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Глезденев.

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International