Әгерҗедә иҗтимагый фикер алышулар узачак

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Очрашуның төп темасы - Вокзальная һәм Ометова урамнарын төзекләндерү концепциясе


28 мартта 17.00 сәгатьтә иҗтимагый фикер алышулар узачак. Очрашуның төп темасы - Вокзальная һәм Ометова урамнарын төзекләндерү концепциясе. Чара Гагарин урамы, 56 нчы мәктәптә узачак. Фикер алышуда теләге булган һәркем катнаша ала.

2024 елда Татарстаннан кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсына 10 гариза җибәрәчәкләр. Болар Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Минзәлә, Менделеевск, Тәтеш, Чистай һәм Зөя авылы. Конкурста җиңгән очракта бу шәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләр инде 2025-2026 елларда барлыкка киләчәк!

Безнең шәһәрдә конкурста катнашу өчен территория сайлауга тавыш бирү узды. Әгерҗедә Вокзальная һәм Ометова урамнары җиңүче булды. Алар иң күп тавыш җыйдылар.

Бу шәһәрнең теләсә кайсы кунагы күрә торган беренче урам. Халыкның күпчелек өлеше тимер юл индустриясендә эшли, һәм аларның йорттан алып эшкә кадәр юлы һәрвакыт Вокзал аша уза. Территория белән янәшә торак йортлар да бар. Шуңа күрә проект алдында шундый бурычлар тора: күршеләр өчен уңайлы һәм бай мохит тудыру, килүчеләр өчен уңай тәэсир тудыру, ә тагын туристлар һәм район халкы өчен вокзалдан туп-туры «Ленин» паркына җәяүле маршрут булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International