"Тоннель" барышында йөртүче таныклыгыннан башка исерек машина йөртүче тотылган.

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

"Тоннель" операциясе нәтиҗәләре


Кичә без 27 мартта Әгерҗе районы территориясендә "Тоннель" оператив-профилактик чарасы узачагын хәбәр иттек.

Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тупас хокук бозулар ясый торган машина йөртүчеләрне ачыклаган. 4 кагыйдә бозу ачыкланган. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган исерек хәлдә ир-ат утырган машинаны туктата. Исереклек халәтенә медицина тикшерүен узудан ир-ат баш тарткан. 

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм руль артына исерек килеш утырмаска киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International