Очрашу 28 мартта 14.00 сәгатьтә хакимият залында узачак
Иртәгә, 28 мартта, Әгерҗе шәһәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яшьләр киңәшчесе, “Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры Диләрә Шувалова белән бизнес-очрашу узачак.
Очрашуда эшкуарларны шәхси ярдәмче хуҗалыктан башлап, агробизнесны үстерүгә ярдәм итү исәбенә әйләнеш акчаларын арттыру ысуллары турында әңгәмәләр көтә. Спикер авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен нинди суммалар һәм нинди юнәлешләр буенча грантлар һәм субсидияләр алырга мөмкин булуы турында сөйләячәк.
Очрашу 28 мартта 14.00 сәгатьтә администрация залында узачак: Гагарин ур., 13 Катнашучыларның микрофон форматында сораулар бирү мөмкинлеге булачак.