Әгерҗедә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Утырыш йомгаклары буенча барлык җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде


Администрация бинасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышын уздырдылар. Комиссия эшендә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, "БДД" ДБУ вәкилләре, юл-транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Утырышта авария хәлендәге мәсьәләләр, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау эше, балаларны мәктәп маршрутлары буенча һәм балалар төркемнәрен оешкан төстә йөрткәндә имин ташуны тәэмин итү чаралары, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләре, "БДД" ДБУ эшенең өстенлекле юнәлешләре һәм халыкның мөрәҗәгатьләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар "Игътибар - язгы каникуллар" ОПМ кысаларында үткәрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Утырыш йомгаклары буенча барлык җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде. Барлык каралган мәсьәләләр буенча комиссия утырыш Беркетмәсенә кертелгән карарлар кабул итте. Беркетмәдән өземтәләр якын арада кызыксынучы учреждениеләргә һәм оешмаларга үтәлү өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International