Әгерҗе районы мәктәпләре укучылары “Пушкин укулары” конкурсында җиңеп кайттылар

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Конкурс Яр Чаллыда узды


Чаллы шәһәрендә "Пушкин укулары" Бөтенроссия иҗади бәйгесе узды. Анда Әгерҗе районы мәктәпләре укучылары да катнашты.

4 нче мәктәп укучысы Муллахмәтова Алс (җитәкчесе Галиева Л.В.), Исәнбай мәктәбе укучылары Мөхәммәдиева Мәдинә (җитәкчесе Сундукова Э.К.), Хәмидуллина Элиза (җитәкчесе Хәмидуллина А.Р., Сундукова Э.К.) иҗади конкурста җиңүчеләр дип танылдылар.

Укучылар җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International