Ул диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде
28 һәм 29 март көннәрендә Казанда “Туган тел” Бөтенроссия туган телләр укытучылары конкурсының йомгаклау этабы узды.
Әгерҗе районы туган тел укытучылары Расулева Эльмира (Кадыбаш мәктәбе), Костенкова Ольга. (2нче мәктәп) һәм Малкова Лариса (Кучук мәктәбе) лаеклы рәвештә конкурста катнаштылар һәм туган телләрен укытуда үз тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Кадыбаш мәктәбенең татар теле укытучысы Эльмира Рәис кызы "Туган тел" конкурсы призеры булды. Ул диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.
.jpg)