Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында БПЛА атакасында үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләделәр

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

БПЛА табылганда бу хакта кичекмәстән 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе пилотсыз очкычлар һөҗүмендә үзеңне ничек тотарга дигән белешмә таратты. Татарстанлыларга һөҗүмнән соң яки БПЛА табылганда бернәрсәгә дә тимәскә һәм җайланма табылган урыннан шунда ук китәргә киңәш итәләр. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча, аскы катларга, подвалга яки паркингка төшәсез.

Әгәр сез урамда булсагыз, якындагы бинада, җир асты кичүендә яки паркингта яшеренергә кирәк. Әгәр сез транспортта хәрәкәт итәсез икән - аны ташлап, качу урынын табыгыз.

БПЛА табылганда бу хакта кичекмәстән 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International