Халык белән очрашулар атна саен була
Әгерҗе районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Ленар Нургаянов гражданнарны кабул итте. Халык белән очрашулар атна саен була, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Бүген ике мәсьәлә каралды: бер коллектив мөрәҗәгать "Совхоз" районындагы юл эшләренә, икенчесе торак мәсьәләсенә кагылды. Район кешеләренең проблемаларын җентекләп карау өчен "Әгерҗе шәһәре" МБнең Төзелеш һәм ИК бүлеге вәкилләре гражданнарны кабул итүдә катнашты.
Район башлыгы проблемалы участокта быел юлга вак таш-комлы катнашма сибеләчәген әйтте. Тиешле йөкләмә "Брус" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешмасына юлланачак. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да Ленар Фәрид улы тарафыннан шәхси контрольгә алынды.