Бу хакта район башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов коммуналь хезмәтләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде:
"Синоптиклар бу атна ахырына кадәр шактый җылыну вәгъдә итә. Республика буенча урыннар 13 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Әгерҗедә язгы ташуга каршы чаралар һәм кар массаларын чистартуны дәвам итәбез. Намуслы хезмәтләре өчен коммуналь хезмәтләргә рәхмәт! "- дип яза Ленар Фәридович үзенең телеграм-каналында.