Безнең районнан Россия армиясе сафларына 36 га якын бала керәчәк
1 апрельдә, Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әгерҗе районыннан Россия армиясе сафларына 36 га якын бала керер дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 гыйнварыннан "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Чакыру яше 27 яшьтән 30 яшькә кадәр артты.
Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә алынучыларны 15 апрельдән соң беренче тапкыр гаскәрләргә җибәрү планлаштырыла.