Бу гаиләне педагоглар династиясе дип атарга мөмкин
Бүген Менделеевскида «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - бертуктаусыз Тарихта» нәсел шәҗәрәсе республика фестиваленең зона этабы уза. Монда Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Тукай районнарыннан гаилә династияләре катнаша.
Фестивальдә безнең район данын Третьяковлар гаиләсе яклый - муниципаль этапта җиңүчеләр. Бу гаиләне педагоглар династиясе дип атарга мөмкин. Чөнки аларның нәселенең күп кенә вәкилләре бу күркәм һөнәрне сайлаган. Гаилә башлыгы Олег Александрович та, хатыны Екатерина Николаевна да, кызы Анастасия дә, башка туганнары да үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнәләр.