Әгерҗе районында авыл халкына орлыкларны бушлай бирәләр

2024 елның 6 апреле, шимбә

Аларны тарату белән райпо шөгыльләнә


Татарстан Республикасы Президенты Рәис карары буенча 2016 елдан авыл халкын орлыклар белән бушлай тәэмин итү программасы эшли.
700 килограмм суган, 20шәр килограмм кишер һәм чөгендер орлыклары безнең районга да керде инде. Аларны өләшү райпо белән шөгыльләнә.

- Бу көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, халык санына карап, орлыкларны актив рәвештә алып баралар һәм тараталар, - дип хәбәр итә район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов.

Мәктәп бакчаларында утырту өчен орлыкларны мәгариф идарәсенә, аз керемле гаиләләргә тарату өчен социаль яклау бүлегенә тапшыру планлаштырыла.

- Барлык орлыклар да сыйфатлы. Алар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлык инспекциясе белгечләре тарафыннан тикшерү узды, сертификатлары бар, - дип ассызыклый Рөстәм Рәис улы.

Май аенда халыкка кәбестә үсентеләрен тарату планлаштырыла.

- Әйтергә кирәк, үстерелгән уңышны авыл халкы үзендә калдыралар, ә инде көз көне артыграк бәя белән райпо заготконтына тапшыра алалар. Без аларны ярминкәләрдә әгерҗелеләргә тәкъдим итәчәкбез, - ди җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International