Үзара салым: сум бирмәгәч, дүрт сум алырга ярамый

2024 елның 7 апреле, якшәмбе

Шаршададагы авыл җыенында 2024 елда кешедән 500 сум җыярга килештеләр


«Үзара салым программасы булуы яхшы. Ул авыл җирлегендә күп кенә проблемаларны хәл итәргә булыша». Шаршада авыл җирлеге башлыгы Сергей ЗАЛЕТОВ шулай ук үзара салым программасының җирлектә шактый эшләр башкару мөмкинлеге бирүен раслый.

Авыл җыенында Шаршадада 2024 елда кешедән 500 сум җыярга килешкәннәр. 1 апрельгә кадәр 105500 сум җыеп, Хөкүмәткә тапшырдык.
- Халык арасында аңлаучы кешеләр бар: бер сум акча бирмичә, дүрт сум алырга ярамый. Мондый җаваплы гражданнар үзара салым акчаларын вакытында тапшыралар. Рәхмәт аларга. Ләкин соңгы көнгә кадәр сузучылар да бар. Үзара салым акчасына эшләнгән бөтен эш күз алдында булса да, - ди Сергей Леонидович.

Авыл җирлегендә юлларны карап тоту, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту төп проблема булып тора. Бу җирлектә дә үзара салым акчасына әлеге даирәләргә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә. 

- Әйтик, Зәйнетдинов урамы буенча Шаршадада без өч ел рәттән өлешчә вак таш түшәдек. Быел бу эшне дәвам итәргә һәм төгәлләргә уйлыйбыз.  Әлеге программа хисабына Сахра авылында Нариманов урамы буенча вак таш җәелә.   Шулай итеп, төрле программалар куллану нәтиҗәсендә авылларыбызда юллар тәртипкә китерелде диярлек. Кышын юлларны кардан чистартуда шулай ук үзара салым акчалары зур ярдәм булып тора. Дөрес, безнең әлегә үз тракторыбыз юк, шуңа күрә шәхси хуҗалыклар ялларга туры килә. Ничек кенә булмасын, юлларны вакытында кардан чистартырга тырышабыз.

Үзара салым акчалары урамнарны яктыртуга да, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә ярдәмгә килә.

- Быел җыелган акчаның бер өлешен без Шаршады зираты коймаларын яңартуга тотарга уйлыйбыз, - дип планнары белән таныштыра җитәкче.

Планлаштыруга килгәндә, беренче эш итеп җирле депутатлар (алар монда җиде) башта нинди эшләрне беренче чиратта башкарырга кирәклеген хәл итә. Җитәкче сүзләренә караганда, иң мөһим бурычларны тикшергәннән һәм билгеләгәннән соң гына карарларны халык судына чыгаралар. 

Үзара салым акчасын түләүдән биредә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләр, студентлар, I төркем инвалидлар азат ителгән. Бу махсус хәрби операциядә катнашучы якташларының гаиләләренә дә кагыла.

Гомумән, Шаршады җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасын хуплыйлар һәм акча җыюга аңлы рәвештә якын киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International