Әгерҗе районында 21 бала туган

2024 елның 7 апреле, якшәмбе

Шулардан - 11 кыз һәм 10 малай


ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, мартта Әгерҗе районында 21 бала дөньяга килгән: 11 кыз, 10 малай.

38 кеше вафат булган: 25 ир-ат һәм 13 хатын-кыз. 8 пар өйләнешкән, шулкадәр үк пар аерылышкан.

Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына 12 бала туган. Районның 46 кешесе вафат булды. 10 пар никахлашкан, 11 пар аерылышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International