Өч көн буе "Спутник" алтын өчен көрәште, ләкин аннан бер адымда, мактаулы икенче урынны алды.
2015-16 елгы "Спутник" хоккей командасы өчен 2023-2024 елгы сезон тәмамланды. Озак юл үтеп, күп кенә матчларда җиңеп, безнең яшь хоккейчыларыбыз Зәйдә узган Татарстан Республикасы хоккей федерациясе Призы финалына чыкты.
Өч көн буе "Спутник" алтын өчен көрәште, ләкин аннан бер адымда тренеры Гарифуллин Аската җитәкчелегендә икенче урынны яулады.
Яшь хоккейчыларга бүләкләрне оештыручылар һәм ТР хоккей федерациясеннән мөхтәрәм кунаклар тапшырды.