Конкурс финалында 8 коллектив катнашты
3нче мәктәптә «Театраль баскычлар» мәктәп театрлары муниципаль конкурсының финал этабы узды. Әлеге конкурс икенче ел рәттән үткәрелә, анда мәктәп театр түгәрәкләреннән балалар катнаша. Быел Әгерҗе, Исәнбай һәм Терсядагы зона турларында 16 мәктәп катнашты, ә финалга 8 коллектив узды.
Конкурста катнашучыларга сайлап алынган темаларның берсенә - хәрби-патриотик, Александр Пушкин әсәрләре буенча яки җирле язучыларның әсәрләре буенча спектакльне тәкъдим итәргә кирәк иде.
Конкурс йомгаклары буенча Азево мәктәбенең педагогы Елена Маргасова җитәкчелегендәге “Зазеркалье” театры абсолют җиңүче булды, икенче урында - Исәнбай мәктәбе коллективы, өченче урында Салагыш мәктәбе театры. «Иң яхшы режиссура» номинациясендә Иж-Бубый мәктәбе коллективы җиңү яулады, ә Кучуков мәктәбе «Югары артистизм» номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүчеләрне котлап, Дипломнарны мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина тапшырды.