Бүген Исәнбай мәктәбендә “Көмеш каләм” район фестивале уза

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Анда район гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша

Бүген Исәнбай мәктәбендә XXI “Көмеш каләм” район фестивале уза. Быел фестиваль Гаилә елына багышланган. Анда район гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша.

“Көмеш каләм” фестивале беренче тапкыр хөрмәтле мәгариф ветераны Гәүһәрия апа Шәймәрданова тәкъдиме һәм аның теләктәшләренең ярдәме белән уздырыла башлады.

Җиңүчеләрнең исемнәре фестивальгә йомгак ясаганнан соң бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International