Ураза гаете 2024: Гает намазы укылганда

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Әгерҗедәге “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән уку башлана


Иртәгә, 10 апрельдә, мөселман дөньясы Ид әл-Фитр яки Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм намазы расписаниесе турында безгә район имам-мөхтәсибе Габделкәр хәзрәт Гыйззәтуллин сөйләде. 

Бәйрәм көнендә “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән уку, 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе башлана. Гает-намаз 7.30 да булачак.

Мәхәлләләрдә мәчеткә бару вакытын имамнар хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International