Балалар Бөтенроссия конкурсларында катнашты
7 апрель көнне Ижауда халык иҗаты республика йорты бинасында “Карусель” Бөтенроссия хореография сәнгате фестиваль-конкурсы узды. Җәләлетдинова Гөлшат җитәкчелегендәге "Колибри" сәнгать мәктәбенең хореография коллективы фестивальдә катнашты һәм II һәм III дәрәҗә лауреат булды. Укучылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм алга таба үсеш өчен яхшы тәҗрибә алдылар.
Параллель рәвештә Казанда «Весенние перезвоны» I Бөтенроссия инструменталь башкару конкурсы узды. Анда Хаҗиев Рузаль педагог В.В.Рузаль җитәкчелегендәге беренче дәрәҗә лауреат булды.
.jpg)