Утырышның максаты - тимер юл транспортында террорчылыкка каршы тору өлкәсендә җыелган гамәли мәсьәләләрне хәл итү, тимер юл транспорты объектларын физик яклау чаралары белән җиһазлау һәм гамәли чаралар эшләү буенча фикер алышу.
Комиссия әгъзалары һәм көч ведомстволары җитәкчеләре район башлыгы, АТК рәисе Ленар Нургаянов җитәкчелегендә тимер юл транспорты объектларын яклау чаралары турында фикер алыштылар. Көн тәртибенә тимер юл транспорт комплексы объектларының яклануын камилләштерү чаралары һәм торышы турында сораулар кертелде.
Комиссия карары белән тимер юл транспорты объектларын саклауның торышын һәм оештырылуын җентекләп анализларга һәм аларны мөмкин булган террорчылык актларыннан яклауны камилләштерү чараларын эшләргә, шулай ук террорчылык актлары нәтиҗәләрен бетерү өчен булган көчләрнең һәм техник чараларның әзерлеген өстәмә тикшерергә тәкъдим ителде.
Ленар Нургаянов билгеләп үткәнчә, тимер юл транспорты объектларында террористик һәм криминаль күренешләр белән көрәшнең мөһим шарты булып тимер юлларның Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия ФСБ органнары белән үзара хезмәттәшлеге тора.
.jpg)
.jpg)