“Нәүрүз” ширкәте хезмәтчәннәре кыр эшләренең башлануын түземсезлек белән көтәләр

2024 елның 13 апреле, шимбә

“Нәүрүз” ширкәтендә 3100 гектар арпа, 2500 гектар бодай, 250 гектар солы, 500 гектар борчак, 1600 гектар кукуруз чәчү планлаштырыла


Бик тиздән басуларда тракторлар гөрләячәк. Бу көннәрдә хуҗалыкларда техниканы һәм тагылма агрегатларны ремонтлауның йомгаклау этаплары бара.

“Нәүрүз” ширкәте хезмәтчәннәре кыр эшләренең башлануын түземсезлек белән көтәләр. Былтыр нәкъ шул вакытта туфрак эшкәртергә керешкәннәр иде бит. 
- Алдагы елларны чагыштырсак, быел яз бик акрын, соңга калып килә. Яхшымы бу, начармы, әлегә әйтеп булмый. Чөнки бер елга туры килми, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Алмаз Шәйхуллин.

Шулай да шатлык өчен нигез бар. Чөнки, белгеч сүзләренчә, быел җир дымга туена. Узган җәй һәм көз айларында яңгырлар аз булу сәбәпле, туфрак кипкән, ә кыш көне туңмаган. Шулай булгач, кар сулары акрынлап җиргә сеңә.

Язның ун көнгә соңга калуының тагын бер өстенлеге - кыр эшләренә әзерлекне нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирүе. 

Гомумән алганда, «Нәүрүз»дә бар куәткә чәчү кампаниясенә әзерлек бара. Җитәкче сүзләренчә, запас частьләрне яңа елга кадәр сатып алганнар. Шуңа күрә үзебезнең тракторларны ремонтлау да бик тиз тәмамланды.

 - Чит ил техникасына запас частьләр табу шулай ук авыр булмады диярлек. Көчле тракторларны, чәчү агрегатларын ремонтлап бетердек инде, - ди ул.

“Нәүрүз” ширкәтендә 3100 гектар арпа, 2500 гектар бодай, 250 гектар солы, 500 гектар борчак, 1600 гектар кукуруз чәчү планлаштырыла. Көздән 4970 гектарда арыш чәчелде.

- Чәчү орлыклары запас белән әзерләнгән. Аларны ел саен яңартабыз. Быел да 120 тонна арпа, 150 тонна югары репродукцияле бодай сатып алуга килешүләр төзелде. Ә ашламаларны гектарына 51 килограмм ашлама кертергә уйлыйбыз, - ди Алмаз Шәйхуллин.

Кыр эшләренә шушы көннәрдә старт биреләчәк. Уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен беренчеләрдән булып тукландырачаклар. Аннары кырларны тырмалаячаклар.

- Яз көне эшләве күңелле, - ди механизаторлар Рамил Шәйдуллин һәм Ришат Гарифуллин. - Чөнки без кыш буе ремонт белән шөгыльләндек. Ә хәзер күңел кырда казына.

Узган ел алар җир эшкәртүдә көчле импорт тракторында катнаштылар. Нормаларны һәрвакытта да арттырып үтәделәр. Кышын ремонт эшләре белән шөгыльләндек. Тимер атлары төзек, ә кәефе күтәренке. 

- Безнең энтузиазмны тотып тауларны да борырга кирәк, - дип елмаялар егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International