Яшь әгерҗелеләргә беренче паспортлар тапшырылды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Паспорт алу - өлкәннәр тормышына беренче җитди адым


ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган балаларга Космонавтика көненә багышланган тантаналы чара узды. 
 
"Паспорт алу - өлкәннәр тормышына беренче җитди адым, бирелгән документка сак карарга һәм Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы алып барырга кирәк", - дип билгеләде Елена Шадрина. 
 
Паспортларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы, Яшьләр үзәге директоры Михеева Марина Владимировна, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районындагы миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Шадрина Елена Рафаэлевна тапшырдылар. 
 
Укучылар ТР МГЕР җирле бүлегеннән һәм ЗАГС бүлегеннән зур булмаган бүләк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International