Банкларны һәм түләү системаларын мошенниклыктан саклау өчен барлык акча күчерүләрне тикшерергә мәҗбүр итүче законның тиздән үз көченә керүе турында

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Россия Президенты тарафыннан «Милли түләү системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.

Клиентларның ризалыгыннан башка Россия банкы базасында булганҗинаятьчеләрнең счетларына күчерелгән акчалар кире кайтарылачак. Яңазакон «Милли түләү системасы турында»гы Федераль законга үзгәрешләркертә һәм банк счетларыннан акча урлауга каршы тору механизмынкамилләштерүгә юнәлдерелгән. Документ банкларны акчаларын исәптәнтөшергәнче, алдау билгеләре булу-булмавына барлык акча күчерүләрентикшерергә мәҗбүр итә, шул исәптән Россия Федерациясе Үзәк банкыныңсанкцияләнмәгән күчерүләр очраклары һәм омтылышлары турындамәгълүмат базасы белән чагыштыруны да. Әгәр акча шикле счетларгакүчерелсә яки операция үзе шик тудырса, банк мондый күчерүләрне яки операцияләрне 2 көнгә туктата алачак. Клиент ризалыгы булса да.

Моннан тыш, хәзер банклар алдакчыга дистанцион хезмәт күрсәтүне Россия Эчке эшләр министрлыгыннан кузгатылган җинаять эше турында мәгълүматяки җинаятьләр турында гаризаларны һәм хәбәрләрне исәпкә алу китабындаязмалар булганда сүндерергә тиеш булачак. Бу бурычларны санга сукмаганбанкларга кешеләргә урланган акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң бер ел узгач үз көченәкерә.

Сайтта басылган көне: 24.07.2023.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International