Иртәдән бирле шәһәрдә алмашынучан, җилле һава иде.
Бүген һава торышы Әгерҗе районында яшәүчеләрне гаҗәпләндерде һәм язгы сюрпризны яңгырлы боз рәвешендә китерде. Апрель аенда боз Әгерҗе халкы өчен көтелмәгән хәл булды.
Иртәдән бирле шәһәрдә алмашынучан, җилле һава иде. Төшке ашка табарак яңгыр ява башлады, бераздан борчак хәтле боз кисәкләре коелды. Боз озак бармады, ләкин безнең редакция тәрәзәләреннән төшерелгән видеода явымнарның калын катлам белән җирне каплавы күренә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә районда алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр булуы көтелә. Көндез һава температурасы 14...16°дән, төнлә 2. 4°.