Бүген Әгерҗедә тактик-махсус өйрәнүләр узачак

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Укуның максаты: Террористик акт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне күпләп керткәндә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру


"Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" ДАССУ гражданнарга бүген, 18 апрельдә, Әгерҗедә, аерым алганда, К.Маркс урамындагы "Әгерҗе" сәүдә комплексында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Әгерҗе районы Росгвардиясе көчләре җәлеп ителәчәк тактик-махсус өйрәнүләр узачак, дип хәбәр итә.

Укуның максаты: Террористик акт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр күпләп кергәндә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.

Шулай ук өйрәнүләр барышында аерым шартларда һәм террорчылык һөҗүмнәре, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә уртак гамәлләрнең махсус бурычлары эшкәртеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International