Шәһәрне чистарту эшләрен 1 майга кадәр төгәлләргә кирәк.
Әгерҗе районында санитар-экологик икеайлык актив темпта бара. Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрелә. Көн саен коммуналь хезмәтләр эшли, тәртип урнаштыруда шулай ук предприятие һәм оешма коллективлары, эшмәкәрләр, күпфатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүчеләр дә катнаша.
1 апрельдән бирле "Төзелеш идарәсе" МУП көче белән 47м3 чүп-чар җыелган, 320м3 күләмле санкцияләнмәгән чүп-чар юк ителгән, 180м2 мәйданында Америка өрәген яндырган.
Узган атнада шулай ук шәһәрдә беренче гомумшәһәр язгы шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәләр өч урамда - Карл Маркс, Гагарин һәм Саетова узды. Бу атнада ук куакларны кисү, агачларны агарту эшләре узар, дип планлаштырыла.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, шәһәрне чистарту эшләрен 1 майга кадәр төгәлләргә кирәк.