Бәйрәмгә районның алтын фонды җыелды
23 апрель көнне район Мәдәният йортында Әгерҗе муниципаль районының иң яхшы укучыларын бүләкләү тантанасы булды. Бу көнне сәхнәдә уңышлы уку гына түгел, фәннәрне тирәнтен өйрәнү, фәнгә беренче адымнар ясау теләге һәм безнең районны олимпиадаларда, конкурсларда һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим итү теләге булган балаларны хөрмәтләделәр.
Балаларны зур бүләкләр белән котларга район адмиристрациясе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре килде. Сәламләү сүзендә алар районның алтын фонды бәйрәмгә җыелуын, киләчәктә бөтен Татарстанга һәм бөтен Россиягә данын таратачагын искәртте.
Чаралар якты иҗади номерлар белән үрелеп барды.
Чара турында тулырак мәгълүматны газетаның киләсе чыгарылышында Екатерина Самсонова материалында укыгыз