28, 29 апрель, 1 май ял көннәре булып санала
Россиядә 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә һәм күптәннән ял көне булып санала.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге беренче май бәйрәмнәрендә түбәндәге график буенча эшләячәк. 28, 29 апрель, 1 май ял көннәре булып тора.
30 апрельдә, сишәмбе көнне, ЗАГС дежур режимында 9:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк, бу көнне туу яки үлем турында таныклыклар рәсмиләштерергә мөмкин булачак.