Бүген иртән үк, кирәкле инструментлар белән коралланып, Озерная урамы халкы үз урамнарын чистартуга чыкты.
Мәшгульлеккә һәм вакыт җитмәүгә карамастан, алар чын чисталык һәм берләшү бәйрәменә әйләнгән өмәдә актив катнаштылар.
Шулай ук өлкәннәргә шатланып ярдәм иткән балалар да тырышып эшләде.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Озерная урамы күз алдында үзгәрде.
Ул чистарды, матурайды.
Өмәдә катнашкан һәм туган урамны төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.