Әгерҗе районында күп фатирлы йортларда һәм социаль объектларда җылылык бирелә

2024 елның 3 мае, җомга

Әгерҗедә җылылык бирү яңарачак. Мондый карар һава шартларының начараюы һәм салкынаюы турында начар фаразга бәйле рәвештә кабул ителде.

"Төзелеш идарәсе" МУП җылылык белән тәэмин итүче оешмасы гамәлдәге социаль объектларда һәм күпфатирлы торак фондта үзәкләштерелгән җылылык системасын эшләтеп җибәрә, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. 

Муниципалитет администрациясе гадәттән тыш авария хәлендә яшәүчеләрне 2 41 41 41 (тәүлек буе) һәм 2 60 (эш сәгатендә) диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International