Шәһәрдә салкынаюга бәйле рәвештә яңадан җылылык бирү яңартылды
Җомга көнне, 3 майда, Әгерҗедә кар яуды. Элегрәк синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәткән иде. Бүген төнлә 0-2 градус көтелә. Яшел Үзән, Казан, Югары Ослан, Менделеевск һәм республиканың башка шәһәрләрендә, шулай ук күрше Удмуртиядә дә кар явым-төшемнәре явып торуы билгеле.
Шәһәрнең салкынаюына бәйле рәвештә, күпфатирлы йортларда һәм социаль объектларда яңадан җылылык бирү яңартылды. Муниципалитет администрациясе ашыгыч авария хәлендә яшәүчеләрне 2-41-41 (тәүлек буе) һәм 2-60-66 диспетчерлык хезмәтләренә (эш сәгатендә) шалтыратырга сорый.
Республика халкына юлларда игътибарлырак булырга, тизлек режимын сакларга киңәш ителә. Дәүләт автоинспекциясендә кайбер участокларда бозлавык, кар накаты ясалырга мөмкин, дип билгелиләр. Автомобильдә начар һава шартларында хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.