Сосновка авыл клубы "Хәтер культурасы" акциясенә кушылды

2024 елның 5 мае, якшәмбе

Акция кысаларында танылган мәдәният эшлеклеләренең каберләрен җыештыру уздырыла


Девәтернә һәм Сосновка авыл клублары активистлары Мәҗит Исрафилов каберендә булдылар. Алар каберне тәртипкә китерделәр һәм чәчәкләр салдылар.

Мәҗит Шиһапович Исрафилов оештыручы, укымышлы, җаваплы, тынгысыз кеше иде. Мәҗит Исрафилов 10 ел мәдәният бүлеген җитәкләде. Ул иҗат кичәләрен оештыручы-инициатор иде. Мәдәният бүлеге җитәкчелегендә дистәгә якын сәхнә әсәрләре төрле авылларда авыл драма түгәрәкләре белән күрсәтелде.

Лаеклы ялга чыкканчы ул Әгерҗе газетасының өч ел редакторы булып эшләде".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International