Бөек Җиңү көне уңаеннан Биектауда узган чара берничә өлештән торды

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров бәйрәмгә килүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде

Бөек Җиңү көне уңаеннан Биектауда узган чара берничә өлештән торды. Аның беренчесендә Ватан сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгышлары тәкъдим ителде.  Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров бәйрәмгә килүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. 

Икенче өлештә тыл ветераннарына бүләкләр таратылды. Бүген авылда ике тыл ветераны гомер кичерә: Азат абый Вәлиев һәм Рәмзия апа Вахитова. Аларга Фәнис Миннефлүр улы авыл җирлеге һәм “Нәүрүз” ширкәте исеменнән бүләкләр тапшырды. Клуб мөдире Гөлнур Красильникова да ветераннарны бүләкләр белән сөендерде. Сүз уңаеннан, алдагы көннәрдә хөрмәтле ветераннарга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Ленар Нургаянов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылган. Ветераннар сугыш елы хатирәләре белән уртаклаштылар. Мондый олы хөрмәтләүләр өчен тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Өченче өлештә авыл җирлегенең бүләгенә махсус хәрби операция ветераны Фәнис Зарифуллин, Чечняда хәрби бәрелешләрдә катнашкан Владимир Красильников лаек булдылар. Шундый ук бүләкләр бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләре Нәзирә Гыйльманова һәм Наталья Шульминага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International