Әгерҗе районында чәчү эшләре 7827 гектарда башкарылды

2024 елның 10 мае, җомга

Бу 31%


Яңгырларга бәйле рәвештә район хуҗалыкларында чәчү эшләре тоткарлана.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 майга эре һәм фермер хуҗалыкларында барысы 7827 гектарда чәчү эшләре башкарылган (үтәлеше - 31%).   

Бөртеклеләр 5716 (34%), азык культуралары - 1098 (24%), техник культуралар - 1013 (28%) гектарда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International