Эшләр аерым кишәрлекләрдә башкарыла
23 апрельдән Әгерҗедә юлларны һәм тротуарларны торгызу буенча төзелеш-ремонт эшләре башланды. Эшләр 2023 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында җылылык трассаларын алыштыру эшләрен үткәрү барышында зыян күргән участокларда уздырыла.
"Төзелеш идарәсе" МУП мәгълүматы буенча, барлыгы 5 берәмлек техника, 8 юл эшчесе җәлеп ителгән. 11 майга 27 00 кв метрдан артык асфальт түшәлгән.
Эшләрне төгәлләү сроклары 27 майга планлаштырылган, әмма һава шартларына карап бераз күченергә мөмкин.