3 нче мәктәп укучылары гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеге турында лекция тыңладылар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Очрашу Гаилә елы кысаларында узды


Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр нык һәм бәхетле гаилә нигезе булып тора.

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Гөлнара белән берлектә шәһәребезнең 3 нче мәктәбе укучылары өчен интерактив чара үткәрделәр. Балалар тренингта катнашты, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеге турында лекция тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International