Әлфия Когогина округ халкын Валерий Гергиев җитәкчелегендәге оркестр концертына чакырды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Чаллыда Мәскәү Пасха фестивале кысаларында дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариинский һәм Зур театрларның Берләштерелгән симфоник оркестры концерты булды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинойның чакыруы буенча бәйрәмгә округ районнарыннан делегация килде. 

“Залда музыка яратучылар, педагоглар һәм музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, ветераннар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре җыелды. Минем өчен мондый концертларга округның барлык районнарыннан да яшәүчеләрне чакыру аеруча күңелле. Яхшы традицияләрне дәвам итәчәкбез", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Быел Мәскәү Пасха фестивале 25 апрельдән 16 майга кадәр уза һәм Россиянең 24 шәһәрен колачлый. Концерт Яр Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ ярдәме белән узды. Оркестр Людвиг ван Бетховен һәм Дмитрий Шостакович әсәрләрен башкарды - "Ми-бемоль мажор оркестры белән фортепиано концерты" һәм "Симфония №5 ре минор" яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International