Әгерҗе шәһәрендә бердәм дәүләт имтиханын Бөтенроссия апробацияләү узды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2024 елда БДИның төп чоры 23 майдан 1 июльгә кадәр узачак


15 майда ППЭ-1002 дә 2 нче базешколада информатика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) Бөтенроссия апробацияләү узды. Әлеге чара ГИА-11 нең төп чорына әзерлекнең финал этабы булды. 

2024 елда БДИның төп чоры 23 майдан 1 июльгә кадәр узачак. БДИның төп чорын география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар ача. Алар 23 майда узачак. Рус теленнән БДИны укучылар 28 майда, база һәм профильле дәрәҗәләрдәге математикадан 31 майда язачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International