Очрашу балалар китапханәсендә узды
Кичә 4 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Пушкин картасы” программасы буенча үзәк балалар китапханәсендә хәрби комиссар, подполковник Галиев Илгиз Наил улын җәлеп итеп, “Хәтер өчен” патриотик сәгате узды.
Чарада Илгиз Наил улы егетләрне Хәрби комиссариат эше белән таныштырды, гражданның хәрби исәпкә куелу кайчан һәм кайчан баруы, уку җыемнарының ничек уздырылуы һәм башкалар турында сөйләде.
Әңгәмә вакытында булачак хәрби хезмәткә алынучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу бик кызыклы, файдалы һәм белемле булды.