Балалар башкаруында балачак, Ватан, табигать турында шигырьләр яңгырады.
16 майда Казанда социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел" республика шигырь укучылар конкурсы узды. Әгерҗе муниципаль районының "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары шулай ук конкурста катнаштылар.
Конкурсның максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, сәнгати зәвыкны һәм сәләтләрне үстерү. Балалар башкаруында балачак, Ватан, табигать турында шигырьләр яңгырады. Конкурс балалар арасында яңа талантлар ачты.
Бәйрәм азагында җиңүчеләргә грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.