3нче мәктәп командасы «Иҗади илһам өчен» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде

2024 елның 17 мае, җомга

Балалар “Дустанә сыйныф серләре” конкурсының финал этабында катнашты


15 майда республика мәктәпләренең муниципаль, зона этапларын һәм ярымфиналын узган иң яхшы ата-аналар комитетлары Лаешка төп этапта - "Дустанә сыйныф серләре" конкурсы финалында катнашу өчен җыелды.

Ата-аналар комитетлары конкурсының финал этабы «Безнең күңелле, дустанә класс» визит карточкасыннан, «Бердәм тәрбия мохите: әти-әниләр, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче», «Бөек сугыш - бөек җиңү» иҗади номерыннан торды. Һәрбер чыгышка мәктәп командасы иҗади һәм үзенчәлекле рәвештә якын килде.

Конкурста Әгерҗе районы Т.Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәпнең 8а сыйныфын тәкъдир итте.  Әти-әниләр, балалар һәм педагоглар бәйгенең финалына кадәр зур хезмәт куйдылар. Репетицияләр, җыеннар, сәяхәтләр - бу вакытның бик кадерле, җылы һәм мөһим чагы. Күңелдә эз калдыручы, шул матурлыкны җылытучы һәм тәэсирләндерерлек әсәр.

Нәтиҗәләр буенча Әгерҗе командасы «Иҗади илһам өчен» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International