Быел 9 сыйныфны район мәктәпләрендә 438 укучы тәмамлый
9 сыйныф укучылары өчен җаваплы чор - имтиханнар башланды. Бүген алар өчен БДИның төп чоры старт алды. Чит телләр буенча имтихан чорын ача. Чит телләр буенча БДИ процедурасы 2 өлешкә бүленгән: язма һәм телдән. Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, БДИ катнашучысына чит тел буенча 29 балл җыярга кирәк.
9 сыйныфны тәмамлаучыларга барлыгы ике мәҗбүри предмет (рус теле һәм математика) һәм сайлау буенча ике фән тапшырасы бар.
Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел 9 сыйныфны район мәктәпләрендә 438 укучы тәмамлый. 9нчы сыйныф укучыларының иң күбесе - 1нче гимназиядә - 91.