«Әгерҗе хәбәрләре» баш мөхәррире Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан чараларда катнаша

2024 елның 21 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика ММЧ җитәкчесе белән очрашты


Бүген “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасының баш мөхәррире Дания Абзалиева Казанда.

Татарстан Республикасы Матбугат көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика ММЧ җитәкчесе белән очрашты. Журналистларга мөрәҗәгать итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук якын киләчәктә Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртуны таләп итә торган берничә зур чара узачагын искәртте.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та мөрәҗәгать итте. 

Очрашу бүләкләү тантанасы һәм гомуми фотография белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International