Әлфия Когогина: Күпбалалы гаиләләргә ярдәм программасын озайту торакны алу өчен мөһим

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2030 елга кадәр күп балалы гаиләләргә ипотека түләүдә ярдәм итү программасын озайту турында закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Федераль Җыенга үз мөрәҗәгатендә Владимир Путин өченче яки аннан соңгы балалар туган күп балалы гаиләләр дәүләттән торак шартларын яхшырту өчен 450 мең сум күләмендә акча ала алсын өчен бурыч куйды. Дәүләт Думасы балалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү өстендә эзлекле эшли, һәм Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә тиешле закон проекты әзерләнгән. Программаны тагын җиде елга озайту турындагы карар күпбалалы гаиләләр өчен торак алу өчен мөһим".

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, закон проектын гамәлгә ашыру федераль бюджетның 2024 - 2026 елларга 647,59 млрд. сум күләмендә өстәмә чыгымнарын таләп итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International