Дәүләт Думасы тарафыннан инвалид балаларның, шулай ук хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган өлкәннәрнең хокукларын яклау законы кабул ителде. Тиешле төзәтмәләр "Башкару эшчәнлеге турында" канунына кертелде.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Кабул ителгән инициатива ата-аналары, опекуннары һәм попечительләре счетларыннан әҗәтләрне алганда инвалидның (баланың да, өлкәннәрнең дә) пенсияләрен исәптән чыгаруны тыюны кертә. Бүгенгә, якыннары бурычларын түли алмаган вәзгыятьтә инвалидның пенсиясе башкарма процедураларны үткәргәндә якланмаган булып чыга".
Шулай ук закон туендыручысын югалту уңаеннан пенсиягә социаль өстәмә түләүләргә иммунитетны таратуга юнәлтелгән.