Финанс грамоталылыгы: комиссиясез акча күчерү турында

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 маеннан банклар бер клиентның төрле кредит оешмаларындагы счетларыарасында айга 30 млн. сумга кадәр комиссиясез акча күчерүләр үткәрү турында закон үзкөченә керде. Таләпләр хисап номеры буенча операцияләргә, шулай ук телефон номерыбуенча мобиль кушымтада яки банк сайтында шәхси кабинетта онлайн башкарыла торгантиз түләүләр системасы (СБП) аша кагыла. СБП бер банктан икенчесенә акчаны тизкүчерү системасы. Ул телефон номеры аша акча җибәрергә, шулай ук товарлар һәмхезмәтләр өчен QR-код буенча түләргә мөмкинлек бирә. Система, Россиядән Apple Payһәм Google Play киткәч аеруча популярлык казанды. Шулай итеп, россиялеләрнеңкүпчелеге мондый транзакцияләр өчен комиссияләрдә акчаны экономияли алачак. Закон шулай ук кредит оешмалары өчен клиентларның кешбэк күчерүләре һәм сатып алуданбаш тарткан очракта сатучыга мондый бонусны кайтарулары өчен нуль тарифлар турындасөйли.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International