Фикер алышуда теләге булган һәркем катнаша ала
Бүген “Талантлар күпере” балалар иҗат йортында Вокзальная һәм Ометова урамнарын төзекләндерү мәсьәләләре буенча икенче иҗтимагый фикер алышулар узачак. Проектлаучылар 28 мартта узган беренче иҗтимагый фикер алышулар барышында әйтелгән шәһәр активы теләкләрен исәпкә алып эшлиләр.
Проект алдында бурычлар торачак: уңайлы һәм бай мохит булдыру, киңлекләрне төзекләндерү, вокзалдан җәяүлеләр өчен уңайлы маршрут булдыру.
Фикер алышуда теләге булган һәркем катнаша ала.