Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 54,7 тонна тәшкил итә

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Район буенча бер сыердан уртача савым 19,7 кг тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 54,7 тонна тәшкил итә.

“Нәүрүз” ширкәтендә 39,6 тонна сөт савыла. Күрсәткеч узган елга караганда 3,4 тоннага күбрәк.

“Наҗар” ширкәтендә тәүлеклек савым - 4,67 тонна (200 килограммга күбрәк).

Сарсак-Омгада Илнур Сәетовның крестьян-фермер хуҗалыгында һәркөнне 4,6 тонна сөт савалар (1,8 тоннага күбрәк). Фермер хуҗалыкларында бу күрсәткеч 5,9 тонна тәшкил итә.

Район буенча бер сыердан уртача савым 19,7 кг тәшкил итә. Узган елның шушы чорында ул 18,3 кг тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International